+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 август 2019, 07:40

Изәк елгасында су чиста!

Башкортстанның Благовещен районында Изәк елгасы пычрану турындагы хәбәрләрдән соң, республика Иҗтимагый палатасы киңәшмә үткәрде.

Башкортстанның Благовещен районында Изәк елгасы пычрану турындагы хәбәрләрдән соң, республика Иҗтимагый палатасы киңәшмә үткәрде.
1 августта урындагы хакимияттщ контрольлек итүче органнар һәм “Полиэф” җәмгыяте вәкилләре очрашты.
– Киңәшмәдә без беренче көнне үк Изәк елгасы пычранган урынга Благовещен районы хакимияте, Табигаттщн файдалану ёщм экология министрлыгы, Табигатьне саклау прокуратурасы, Русия Табигать күзәтчелеге, Балыкчылык буенча федераль агентлык вәкилләре барганын белдек. Безне Благовещен районында эчәргә яраклы суның хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә хәвефсез булуы кызыксындырды, чөнки Изәк Караидел елгасына агып төшә.
“Уфаводоканал” елгадан көн саен пробалар алуын белдерде. Хәзерге вакытта район халкы өчен дә, Уфа өчен дә бернинди куркыныч юк.
Фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә, кем гаепле булуы ачыклана, – диде Башкортстан Иҗтимагый палатасының Сәнәгать, эшкуарлык, агросәнәгать комплексы, бюджет һем салым сәясәте, табигый ресурслар һәм экология мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Ирина Абрамова.
Читайте нас