Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Изәк елгасындагы хәл турында үз фикерен язган.
"Миңа тагын күпме чиновникларны эштән куарга кирәклеген белмим инде. Алар аңларга тиеш – вакытлар үзгәрде. Хәзер җәмгыятьтән нинди дә булса яңалыкны яшереп булмый. Менә сезгә чираттагы үрнәк.
Берничә көн элек бер предприятиедән ниндидер зарарлы матдәләр Изәк елгасына агып төшкән. Халыкка моның турында хәбәр ителмәгән. Тик кешеләр балыкның су өстендә болай гына ятмаганын аңлый бит... Хәзер минем хакимият моны контрольгә ала, җаваплы - Ринат Бәширов.
"Роспотребнадзор" төнлә елгада үлчәүләр үткәрде, катастрофа юк, әмма зарарлы матдәләр агуы булган. Алга таба тәүлеккә ике тапкыр үлчәүләр башкарачакбыз. “Уфаводоканал”, шулай ук, өстәмә саклык чаралары үткәрәчәк.
Билгеле, суны пычратуга юл куйган предприятиегә закон буенча җавап бирергә һәм республикага китерелгән зыянны капларга туры киләчәк. Ә моны яшерергә теләгән чиновниклар барысы өчен дә җавап бирәчәкләр", - дип язган Радий Хәбиров.