+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 август 2019, 08:18

Бер көнлек хезмәт хакын – Уфада хоспис төзүгә!

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм структур бүлекчә җитәкчеләре бер көнлек хезмәт хакын хоспис төзүгә күчерергә карар итте.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасарлары һәм структур бүлекчә җитәкчеләре бер көнлек хезмәт хакын хоспис төзүгә күчерергә карар итте.
Статистика буенча, 2018 елда муниципаль чиновникларның уртача айлык хезмәт хакы 42 429 сум тәшкил иткән. Айда 22 эш көне дип санасак, Уфа шәһәре хакимиятендә эшләүчеләр дәвалау учреждениесе төзүгә 2 мең сум тирәсе акчасын сарыф итә.
Моннан алда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның үтенечен Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да үтәгән иде. Төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдә Уфада хоспис төзүгә финанс чаралары җыю хакында үтенечен урнаштырган иде. Радий Хәбиров бу эштә ярдәм күрсәткән һәркемгә шәхси рәхмәт белдерергә вәгъдә итте. Ул көн саен Башкортстанда 643 баланың авыр чир белән көрәшүен искә төшерде. Яңа дәвалау учреждениесендә аларга авыру газапларын кичерү җиңелрәк булачак.
Читайте нас