Киләчәктә ике төбәк арасында кура җиләге генә кызарып пешеп калмас, алтын күперләр дә салыныр әле!
Үткән ялларда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль-икътисади һәм милли-мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, сәнәгать һәм туризм өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, төбәктә бокс спортын үстерү мәсьәләләре буенча берничә эшлекле очрашу үткәрде.
Аерым алганда, Радий Хәбиров Чиләбе өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Текслер белән очрашты.
– Чиләбе өлкәсе – ул безнең күршеләребез, туганнарыбыз. Бу – уңышлы үсеш алган төбәк. Анда 150 меңнән артык башкорт яши, һәм безгә аларның үзләрен яхшы хис итүе, милли мәдәниятен үстерүе, туган телне өйрәнү мөмкинлеге булуы мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Без Алексей Леонидович белән бу юнәлешләр буенча ярдәм булачак дип сөйләштек. Моннан тыш, без дә матди һәм методик ярдәмне көчәйтәчәкбез.
– Башкортстан турында сөйләгәндә мин һәрчак үзенчәлекле тойгылар кичерәм. Монда Русия энергетика министрының беренче урынбасары, “Башнефть” җәмгыяте Директорлар советы рәисе буларак, күп тапкыр булдым, шуңа күрә республика турында ишетеп кенә белмим, – диде Алексей Текслер. – Безнең территорияләрне җитди икътисади, мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли, әмма алга омтылышларыбыз бар һәм планнар зур. Безнең өлкә зур, күпмилләтле. Әлбәттә, башкортлар безнең территориядәге халыкларның, мәдәниятләрнең үсешендә төп, мөһим урын алып тора. Сүз дә юк, без аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез.
Төбәкләр җитәкчеләре гамәлдәге килешүләр кысаларында үзара хезмәттәшлекне киңәйтү, барыннан да элек, товар әйләнешен арттыру, сәнәгать һәм туризм потенциалын үстерү турында сүз куешты.
Арытаба төбәк җитәкчесе Спорт әзерлеге үзәге базасында яшь спортчылар өчен бокс буенча осталык дәресендә булды. Күнекмәләрне Русия Дәүләт думасы депутаты, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев үткәрде.
– Бүген – минем өчен үзенчәлекле көн, чөнки мин бокс гыйбадәтханәсенә килдем, – диде легендар спортчы. – Безнең Радий Фәрит улы белән республикада спортның бу төрен үстерү буенча яхшы уй-ниятләребез бар. Шуңа күрә безнең очрашулар һәм хезмәттәшлек арытаба дәвам итәр дип ышанам.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, якын арада Башкортстан иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын үткәрү хокукына дәгъва итәчәк. Моның өчен төбәктә заманча мәйданчыклар төзеләчәк.
– Республика һәм Уфа турында сөйләсәк, бездә бик күп спорт объектлары барлыкка киләчәк. Көрәш сарае проекты югары әзерлек дәрәҗәсендә, ул шул исәптән бокс буенча ярышларга да юнәлтеләчәк. Зур турнирлар уздыру өчен тагын бер мәйданчык яңа волейбол аренасы базасында барлыкка киләчәк, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе белдерүенчә, бүген Уфада Николай Валуевның бокс мәктәбен ачу турында сөйләшүләр алып барыла. Мәйданчык буларак, аның өчен Затонда Спорт әзерлеге үзәге карала.
Осталык дәресе ахырында төбәк җитәкчесе һәм Николай Валуев тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралаштылар.