Мопед хуҗасы авария урыныннан качып киткән.
ЮХХДИның Уфа шәһәре буенча бүлеге хәбәр итүенчә, “Vento Rivo II” мопедына утырган 13 яшьлек үсмер урамда велосипедта йөрүче 7 яшьлек баланы бәрдергән. Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә малай тән җәрәхәтләре ала, башы бәрелә. Аны әти-әнисе дәваханәгә алып бара, ә мопед хуҗасы авария урыныннан качкан була.
Әлеге вакытта юл-транспорт вакыйгасын тикшерү бара.
Урамнарда скутер, мопед, квадроциклда җилдерүче үсмерләр тарафыннан килеп чыккан аварияләр турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Алар, юл кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, күп очракта авария ситуацияләре тудыра.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, мопед һәм скутер механик транспорт чарасы булып санала һәм аларда йөрү өчен “М” категорияле водитель таныклыгы булу зарур. Мопед һәм скутер белән 16 яшькә җиткән очракта гына идарә итү рөхсәт ителә. Бигрәк тә, баласына мопед алып бирүче әти-әниләр игътибарлы булсын һәм җаваплылык тойсын иде.