Кая гына барма, бер үк проблема: чокырлар, чокырлар, чокырлар...
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмә Благовещен районындагы Изәк елгасында килеп туган хәлгә ачыклык кертүдән башланды.
26 июльдә анда күпләп балык үлү һәм суның болганчык булуы турында хәбәр килгән иде. Күзәтчелек органнары елганы “Полиэф” заводының канализация коесыннан килгән шакшы сулар пычратуын ачыклаган. Радий Хәбиров заводның табигатькә китергән зыянны капларга тиешлеген ассызыклады. Киңәшмәдә билгеләнүенчә, әлеге вакытка елгадагы экологик хәл нормальләшә.
Чарада, шулай ук, төбәк юлларын үстерү мәсьәләсе каралды. Барлык проектларны гамәлгә ашыруга зур күләмдә акча бүленгән. Юлчылар кышка кадәр планнарын үти алырмы? Бу сорауга республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов җавап бирде.
— Барлыгы 289 камера урнаштыру планлаштырыла. 1 июльдән федераль әһәмияттәгеләрендә 57 камера эшли башлады. 1 ноябрьгә Уфада 62 комплекс эшли башлаячак. 1 декабрьгә торак пунктлар урамнары юлларында 150 камера куелырга тиеш. Нәтиҗәдә, киләсе елның 1 маена 1000 камера урнаштырылачак, — диде Тимур Мөхәммәтҗанов.
Әлбәттә, барысы да ал да гөл түгел. Юл түшәмәсен салгандагы җитешсезлекләр подрядчылар исәбенә бетерелергә тиеш. Ләкин үз бурычларын үтәргә теләмәүче подрядчылар да бар. Аларны судка бирәчәкбез, диде ведомство җитәкчесе.
— Әйтик, “Вертикаль” төркеме һәм “Төбәкара төзелеш компаниясе” җитешсезлекләрен бетермәде. Район башлыклары урындагы әһәмияттәге юлларны ремонтлауны шәхси контроленә алсын иде. Ремонт эшләре 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш, — диде Тимур Мөхәммәтҗанов.
Радий Хәбиров, юллар сыйфаты Уфада да тиешле дәрәҗәдә түгел, дип белдерде һәм Коммунистик урамдагы юл торышын мисалга китерде.
— Юлларны карауга акчаны күбрәк бүләргә кирәк. Кая гына барма, бер проблема: юллар, юллар, юллар. Уфаның Коммунистик урамында гына да танкта барган кебек йөргәч соң... — диде ул.
Ул, шулай ук, юлларда фотовидеотеркәү камералары урнаштырылган урыннар турында халыкка хәбәр итүнең дөреслеген ассызыклады.
— Аларның кайда урнаштырылуын һәр кеше белеп торсын, чөнки безнең бурыч — аларны яшерү, кагыйдә бозган водительләрне куаклыктан аулау түгел. Бурыч икенче — тизлек режимын көйләү. Водительләр бу урында камералар куелуын һәм, штраф түләселәре килмәсә, тизлекне киметергә кирәклеген белсен, —диде республика җитәкчесе.
Башкортстанда “Мәгълүмати инфраструктура” проекты гамәлгә ашырыла. Әйтик, 2020 елга барлык сәламәтлек саклау оешмаларын Интернетка тоташтыру планлаштырылган. Әлеге максатларга 1,7 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Геннадий Разумикин белдерде.
Моннан тыш, мәгариф оешмаларын да Интернетка тоташтырып бетерәчәкләр. Бу эш 2021 елга кадәр 1214 объектта башкарылачак. Шулай ук 218 урындагы үзидарә органы да Интернет белән “дуслашачак”.
Шушы елдан Уфаның 44нче һәм 162нче (Яркий бистәсе, Дим районы) мәктәпләрендә полилингваль проект гамәлгә ашырыла башлаячак.
— Бу — заманча мәктәпләр, аларда укыту урыс, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә алып барылачак. Балалар бер сменада гына белем алачак, ә көннең икенче яртысында алар өчен төрле клублар, спорт һәм бию студияләре, иҗади һәм фән түгәрәкләре эшләячәк. Ата-аналар балаларына өстәмә белем бирү өчен төрле учреждениеләр эзләп йөрмәячәк, — диде киңәшмәдә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.
Республика җитәкчесе белдерүенчә, республикада шундый 14 мәктәп булырга тиеш.
— Бу матур, күркәм биналар гына түгел. Без мәгарифне даими үстерергә тиеш. Әлеге 14 гимназия мәгарифнең локомотивы булсын иде. 1 сентябрьдән бу мәктәпләр үзләрен XXI гасыр мәгариф үрнәге итеп танытырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Телләргә басым юкка гына ясалмаган. Бүгенге дөньяда балалар сәяхәт итәргә, чит ил вузларында югары белем алырга тырыша. Полилингваль мәктәп укытучылары өчен матди дәртләндерү чаралары каралган, аларга иң яхшы кадрлар гына җәлеп ителәчәк.