Салават районында пассажирларны тишек төпле автобус йөртә.
Автобус идәнендәге тишектән хәтта юлны да күзәтеп барып була икән.
Өстәвенә, автобусның түбәсе дә тишек булып чыккан. Аның аша коеп яңгыр яуган. Бу хакта Владимир Чупахин дигән кеше социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
- Бу кадәр зурлыктагы тишектән хәтта бала төшеп китүе ихтимал, - дигән ул.