+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 август 2019, 12:40

Балалар да карый, гараж да төзи...

Стәрлетамакта яшәүче Светлана ике инвалид бала тәрбияли. Шулай ук, барлык хуҗалык та аның өстендә. Хәтта гаражны да үз кулы белән салган.

Стәрлетамакта яшәүче Светлана ике инвалид бала тәрбияли. Шулай ук, барлык хуҗалык та аның өстендә. Хәтта гаражны да үз кулы белән салган.
Светлананың 18 яшьлек кызы Люба һәм оныгы Данис бар. Алар - мөмкинлекләре чикле кешеләр. Люба йөри, киенә һәм юына да алмый. Әмма педагог белән дәресләр үз нәтиҗәләрен бирә. Ул кешеләрне таный, музыка тыңлый башлаган.
Данис - изге күңелле малай, ул фотога төшәргә бик ярата. Кечкенә гомере өчен бала зур проблемалар кичергән. Чирле булып туганнан соң аңардан әнисе баш тарткан. Аны хәзер нәнәсе карый, ә Данис аны "әни" дип атый.
Малай гадәти балалар бакчасына йөри, уйнарга ярата. Тик башка балаларның әти-әниләре генә Данисның үз балалары белән бер төркемдә булуын теләмиләр.
Светлананың ире 2015 елда вафат булган. Хәзер бөтен хуҗалык аның өстендә: мал-туар, кош-корт, йорт-кура...
Бу хакта тулырак https://rb7.ru/news/279979 сайтында укый аласыз.
Читайте нас