Тверьдә Михаил Круг яшәгән йортка аны үтерүдә шикләнелүче кешене алып килделәр, дип хәбәр итә “Твериград”.
Русия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре, шикләнелүче кешене җинаять урынына алып килеп, тикшерү чаралары үткәргән, шулай ук урында Росгвардия, ОМОН вәкилләре һәм полицейскийлар булган.
Шансоньеның сеңлесе Ольга Медведева сүзләренчә, тикшерүчеләр аңа йорттагы барлык кисә һәм кадый торган әйберләрне җыеп куярга кушкан. Автозакта кулга алынган ирне алып килгәннәр. Җырчының туганы өйдә нинди эксперимент уздырылуын тәгаен генә белми, ул башка бүлмәдә утырган.
“Владимирский централ” җырының авторы һәм башкаручысы Михаил Круг 2002 елның 1 июленә каршы төндә атып үтерелде. Җинаять әлегә кадәр ачылмаган.