Бу коточкыч хәл башка сыярлык түгел.
Көнбатыш Вирджиниядә яшәүче ир белән хатын 24 яшьлек танышларына үзләренең 15 яшьлек кызын көчләргә рөхсәт иткән.
Кызны мәсхәрәләгәннән соң егет юкка чыккан. Бер айдан мәктәпкә йөрүче бичара кыз үзенең авырлы икәнен аңлаган. Кансыз ана, баласының авырын төшерергә теләп, дарулар эчергән. Бу эштә өлкән кызы, бәхетсез кызның апасы да ярдәм иткән. Ләкин көткән нәтиҗә булмаган.
Шунда "ана" исемен йөртүче ерткыч хатын кызын скипидар эчәргә мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек кыз дәваханәгә эләккән. Медиклар бу хәлне социаль хезмәтләргә хәбәр иткән.
Хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан.