+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 август 2019, 07:00

Үзен үтереп, алты кешене коткарган

Үзенә кул салган 16 яшьлек кызның органнары башкаларның гомерен саклап калган.

Үзенә кул салган 16 яшьлек кызның органнары башкаларның гомерен саклап калган.
Британиянең Кардифф шәһәрендә алты пациентка үзе теләп дөньядан киткән кызның органнарын күчергәннәр.
16 яшьлек Скай Льюис соңгы арада депрессия кичергән. Әнисе әйтүенчә, читтән караганда ул бәхетле күренгән, ләкин ана йөрәге нидер сизенгән. Кыз, әнисен кайгыга салмаска теләп, берни сөйләмәгән.
Органнар донорлыгы хакында белгәндә Скайга нибары ун яшь була. Ул шул вакытта ук үзе үлә калса, органнар кирәк булган авыруларга ярдәм итәргә карар кылып куя.
“Мин аның белән горурланам. Ул һәрвакыт башкалар турында уйлады. Кызым юк, ләкин аның гомере алты кешедә дәвам итә”, – дигән кызның әнисе.
Читайте нас