Бәхетле гомер кичерүче Залария һәм Феликс Миргасыймовларга теләк шундый
Сугыш башланасы көнне Миргариф белән Хәлимә ике яшьлек уллары Феликс һәм кырык көнлек кызлары Ираида белән авылдан ерак булмаган урманга ял итәргә баралар. Алар йөреп кайтканда авылны кайгылы хәбәр тутырган – сугыш...
Өч-дүрт көн эчендә районнан 300 кешелек колонна төзелә һәм Груздевка пристанена юллана. Аның составында Феликс белән Ираиданың әтисе Миргариф та була. Дөрес, балалар әтиләре белән соңгы күрешү икәнен белми әле. Еллар үткәч кенә бу турыда әнкәләре һәм авыл халкы сөйләячәк. Ул сугыш корбаны булып, яу кырында ятып кала.
Миргариф соңгы вакытта салым агентлыгында эшләгән була. Бәлки, әткәсенең тәрҗемәи хәлендәге бу эшчәнлеге Феликсның күңеленә кечкенәдән сеңеп калгандыр. Зур тырышлык белән башлангыч, җидееллык һәм урта мәктәпләрне тәмамлаганда күңеле белән әтисе һөнәрен сайлый. Тик башкалага укырга юллану өчен бераз матди якны кайгыртырга кирәк, шул рәвешле авылда кала, колхоз эшендә катнаша, китапханә мөдире дә булып эшли.
Әмма егетне укырга китүдән матди мәсьәлә генә тоткарлады микән соң? Еллар үткәч, шул ачыкланды: мәктәптә үзеннән бер сыйныфка түбәнрәк укыган Заларияне язмыш кочагына калдырып китәргәме? Юк. Әйе, алар — авылдашлар. Әлләни тирәнгә китми генә бер-берсенә битараф булмауларын белдереп тә алалар түгелме соң?! Ара-тирә клубта кинофильмнарны да бергәләп карыйлар. Бик үк рәсми рәвештә булмаса да, Залария урта мәктәпне тәмамлагач, икәүләп Уфага юлланачаклар: Феликс — финанс техникумына, Залария — медицина училищесына. Бу вакытта инде алар әткәләренең Бөек Ватан сугышына кадәр бик дус яшәгәннәрен ачыклаган иде. Залариянең әтисе Зиннәт Иске Күктау авылында беренче колхоз төзүчеләрдән, беренче рәис тә була. Махсус карар белән ул фронтка җибәрелми, тылдагы фронтны да бит нык тотарга кирәк. Сугыштан соң бригадир һәм авыл Советы рәисе вазыйфаларын башкара. Феликс белән очрашканда, аның әтисе турында дулкынландыргыч хикәятләр сөйли. Тик әйтми генә: “Без, бәлки, кодалар булыр идек әле?”
Ләкин бу “бәлки”не Уфада укып йөргән елларда тормышка ашыру юлында ярыйсы ныклы адым ясый ике яшь йөрәк. Техникумда укуын тәмамлагач, Феликсны Совет Армиясенә хезмәткә чакыралар. “Көтәрсеңме?” – ди берсе. “Көтәрмен!” – ди икенчесе. Билгеле булуынча, ул елларда бу сынау кимендә өч ел дәвам итә иде.
Ниһаять, хәрби хезмәт тәмам. Феликс туган районындагы банк бүлекчәсендә кредит бүлеге инспекторы булып эшли башлый. Залария дә күрше авылда фельдшер-акушерлык хезмәтен тулысынча үз кулына ала. Бер-берсен көтеп алган ике яшь йөрәк кавышырга ашыкмый, киләчәк тормышка бераз нигез ташлары салырга кирәк. Шундый уй-хыяллар белән яшәгәндә, Феликсны Шаран саклык банкына управляющий итеп җибәрәләр. Юк инде, вазыйфаң да зурайсын, өйләнмәгән дигән сүзне халык арасына чыгарырга ярамый. 1963 елда алар гаилә корып җибәрә. Заларияне дә Шаранда бик җылы кабул итәләр: фельдшер-акушер эшен дәвам итә. Банкир хатыны халык ихтирамына хаклы рәвештә лаек була.
Феликс районда эшне җайга салу өчен күп тырышлык сала. Кем белә, бәлки биредә гомерлеккә төпләнеп калырга туры килер. Ул җигелеп эшли: банкны чын мәгънәсендә халык мәнфәгатьләрен яклаучы итеп танытырга тырыша. Сугыштан соңгы яраларны төзәтергә дә төзәтергә. Хуҗалыклар һәм предприятиеләр ныклап аякка баса гына. Халыкның көнкүреш шартлары күренеп уңай якка үзгәрәчәк — бу аның хезмәт девизы. Районда гына түгел, югарыда да Феликсның эшчәнлеген күреп һәм аңлап торалар. “Шаранда эшне җайга салды”, дип, аны янә икенче артта сөйрәлгән участокка — Нуриман районына җибәрәләр. Ал тәгәрмәч артыннан арт тәгәрмәч тә иярә, әлбәттә, фельдшер-акушерны биредә дә язмыш бүләгедәй кабул итәләр.
Дәүләт банкының Башкортстан идарәсендә Нуриман бүлекчәсенең шактый тиз арада өзеклектән чыгуын ихлас күзәтәләр. Идарә управляющие Рафаэль Боговазов янә бер тапкыр Феликс Миргасыймов эшләп үткән маршрутка игътибар итә: барысы да мактауга лаек. Күп тә үтми, Феликс идарәгә кредит бүлеге начальнигы итеп чакырыла. Ниһаять, алар Уфада — икесе дә һөнәр алган шәһәрдә. Алай гына да түгел, Феликс районнан районга гына күченеп йөрмәде, Мәскәүнең икътисад институтын читтән торып тәмамларга да өлгергән иде. Әйткәндәй, Рафаэль Боговазов эшлекле хезмәткәрләрне таный һәм бәһалый белә торган җитәкче иде. Феликсны үрләтеп, ул һич кенә дә ялгышмады. Хәер, бераз гына “ялгышты”: СССР Министрлар Советы Рәисе А. Н. Косыгин реформаларына ярашлы, икътисад мәсьәләләре бөтен илдә киң күтәрелеш алды. КПСС Өлкә комитетында да икътисад бүлеге оештырылды, Боговазовның ай-ваена карамыйча, анда Феликс Миргасыймовны инструктор итеп тәгаенләделәр. Бүген – инструктор булса, иртәгә бүлек мөдире урынбасары итеп үрләтелде.
Илештә инспектор булып эшләгәндә партия райкомының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Т. Рахмановтан алган партия дәресләре яңа вазыйфадагы Феликска менә кайчан кирәк булды.
— Феликс Миргариф улы тәвәккәл банкир иде. Ул зур комплексларны гына акча белән тәэмин итмәде, бәлки ике-өч колхоз фермаларын бер комплекска исәпләп кредитлый торган иде. Ул колхозлар бурычын хәтта алдарак та түләп өлгерәләр иде әле, — дип Рахмановның сөйләгәне бүген дә хәтердә.
Ә менә туган колхозы, ягъни, элекке “Урожай” колхозы рәисе Рәзит Нурлыгаянов (хәзер Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры) болай ди:
— Якташыбыз Феликс Миргариф улы үз авылына һәм районына ничек караса, бөтен Башкортстан районнарына да бердәй теләктәшлек күрсәтер иде. Аңа барыбыз да рәхмәтле.
Хезмәт юлын йомгаклаганда Феликс Миргасыймов “Башкирия” агропромбанкын оештыруда да актив катнашты, аннары “Социнвестбанк”ның Урал филиалын җитәкләү дә аның зур тәҗрибәле банкир булып үсүен тулысынча раслады. Ул – СССР Дәүләт банкы отличнигы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы. Заманында БАССР Югары Советына депутат итеп сайлануы банкирлар дөньясында беренче тапкыр иде. Хатыны Залария “Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре” дигән мактаулы исеме белән бүген дә горурлана, чөнки һәр тарафта аңа карата рәхмәтле кешеләр яшәвен ул белә.
Пенсиядәге бу икәүнең гаиләсендә бер кыз һәм бер ул үсте. Алар тормышта үз урыннарын табып, балалар үстереп, Туган илгә намуслы хезмәт итеп, сигезенче дистәне ваклап килүче ата белән ананың зур куанычы, горурлыгы. Бәхетле гомер кичерүегез озак дәвам итсен, Феликс һәм Залария! ХХI гасырда еллар күп әле, санап яшәмәгез!