Бәләбәй шәһәрендә полициягә 20 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән.
Социаль челтәрләрдә аралашкан 16 яшьлек таныш кызы аңа үзен бер елдан артык үги әтисе көчләве турында сөйләгән икән. Беренче тапкыр бу хәл бичарага 14 яшь чагында ук булган.
Әлеге хәбәрне ишетү белән хокук сакчылары тиешле адрес буенча килергә чыга. Ләкин бу хакта каяндыр 42 яшьлек педофил белеп кала һәм хәлиткеч адымга барырга җөрьәт итә.
Полицейскийлар аны абзарында асылынган килеш тапкан...