Быел республика төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен 63нче тапкыр билгеләп үтә. Бу һөнәр - иң тыныч, намуслы, хөрмәтле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Үзенең коллегаларын "Торатау" Конгресс-холлында узган тантаналы җыелышта республиканың Дәүләт төзелеш комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин котлады.
Аның сүзләренә караганда, тармак эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру тора. Дәүләт төзелеше комитеты җитәкчесе республикада социаль инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
- Агымдагы елның беренче яртысында инде 2 мәктәп, балалар бакчасы, 4 дәвалау учреждениесе файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр тагын 9 мәктәп, 18 балалар бакчасы һәм 12 күпфункцияле балалар үзәге төзү планлаштырыла. 2019-20 елларда барлыгы 7,5 мең урынга исәпләнгән 53 мәктәпкәчә белем бирү объекты, 8,7 мең укучыга исәпләнгән 24 гомуми белем бирү учреждениесе файдалануга тапшырылачак, - диде Марат Әхмәдуллин.
Узган елда төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр тарафыннан 45,7 миллиард сумлык продукция чыгарылган.
Хәл ителмәгән мәсьәләләр арасында – проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау.
- Сезгә чын күңелдән үз һөнәрегезгә карата фидакарьлек, сайлаган юлга тугрылык, үз кулларыгыз белән кешеләрне бәхетле, ә аларның тормышын уңайлы итүегезне телим. Төзелеш - ул һәрвакыт иҗади үсеш һәм алга китеш. Мондый игелекле һөнәр өчен җиң сызганып эшләргә кирәк, - диде Марат Әхмәдуллин.