+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2019, 16:03

Котырынган эт баланың йокы артериясен тешләп өзгән

Ә эт хуҗасына, баладан бигрәк, җанвары кызганыч булган.

Ә эт хуҗасына, баладан бигрәк, җанвары кызганыч булган.
Бу коточкыч фаҗига Воронеж өлкәсенең Есипово авылында булган. 29 яшьлек хатын яшь тә өч айлык баласы белән Мәскәүдән туганнарына ялга кайткан була. Велосипедка улын да утыртып, танышларына китә. Үзе велосипедны коймага терәп куйган арада бала ихатага йөгерә. Капка янына бәйләп куелган эт малайның муеныннан эләктереп ала. Котырынган эт баласын тартып алырга тырышкан хатынга да ташлана, аның аякларына ябыша. Кызганычка каршы, балага ярдәм итә алмыйлар, котырган эт сабыйның йокы артериясен тешләп өзгән була.
Районның ветеринария хезмәтеннән белдерүләренчә, этнең хуҗасы аны үтерүгә каршы килгән. Закон буенча, ветеринарлар хуҗасы рөхсәтеннән башка йорт хайванын үтерә алмый.
Эттә әлегә котыру чире барлыгы ачыкланмаган, шулай да аңа прививка эшләгәннәр. Әгәр эт ике атна эчендә үлсә, аны экспертизага җибәрәчәкләр икән.
Баланың үлем очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас