+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2019, 06:56

Леонид Брежневның дачасы сатылды

КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежневның ял итү урыны булып хезмәт иткән элекке «Глициния» дәүләт дачасын 1,2 миллиард сумга сатканнар, дип хәбәр итә ТАСС.

КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежневның ял итү урыны булып хезмәт иткән элекке «Глициния» дәүләт дачасын 1,2 миллиард сумга сатканнар, дип хәбәр итә ТАСС.
Бу хакта журналистларга Кырым Республикасының милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры Анна Анюхина белдерде.Март аенда Кырым Дәүләт Советы утырышында элекке дәүләт дачасын сату турында фикер алышканнар иде. Сатудан кергән акча республика бюджетының керем өлешен тулыландырырга тиеш.
Ачык чыганаклардан билгеле булуынча, Түбән Ореанда бистәсендәге “Глициния” дәүләт дачасын 1955 елда төзиләр. Хәзерге вакытта ул пансионат итеп үзгәртелгән, аның территориясендә 27 гектар мәйданлы бакча-парк ансамбле һәм 700 метрлы пляж урнашкан.
Читайте нас