+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2019, 03:19

“Музей шулай була икән дә”

Рәиф Әмиров якташларына зур бүләк эшләде

Рәиф Әмиров якташларына зур бүләк эшләде


Авыл китапханәчеләре катнашлыгында Балтач районы китапханәсендә “Бер авылның гыйбрәтле тарихы” (авторлары Р. Әүхәтов, Р. Әмиров), “Безнең Атнабай” (авторы Р. Әмиров) китапларын тәкъдим итү чарасында чыгыш ясап, Түбән Карыш авыл Советы рәисе Әнәс Шәяхмәтов авторларның берсе Рәиф Әмировның район, авыл мәнфәгатьләренә күп еллар инде шактый изгелекле эшләр башкаруы турында әйтте. Һәр мәктәптә төрле елларда ул укыткан педагоглар эшләде, эшли. Ә башкалар әле уйлый гына башлаганда, аның җитәкчелегендә “Балтачевский район: время и люди” китабы язылып басылды. Ул елларда район хакимиятендә эшләгән М. Мөхәммәдуллинның Рәиф Әмировның Начар авылы мәктәбен төзеп бетерү өчен Хөкүмәттән акча, материал юллавын искә төшерде. Авылда аның ярдәме белән газ, су үткәрелүен дә искә алдылар. Ә. Шәяхмәтовның мәктәп бинасында клуб, китапханә һәм язучы, галим Р. Әмиров музеен оештыру тәкъдиме бертавыштан кабул ителде. Шул көнне үк мәдәният бүлеге мөдире Дамир Хамматов музей булачак бүлмәдә киңәшмә үткәрде.


Бүлмәне музей итәр өчен эшләр билгелә­деләр. Ижевск заводлары дирекциясе җитәк­чесе, Балтач районына моңа кадәр ярдәм итеп торган Фларит Фәйрушин клубны ремонтлауга алынды.

Түбәсен профнастил белән ябып, ике сыйныф бүлмәсен бер итеп, идәннәрен алыштырып, сәхнә ясап, яңа утыргычлар китереп куйгач, йөзгә якын кеше сыешлы менә дигән тамаша залы барлыкка килде. Биюләр залы да ремонтланды. Ә музей буласы бүлмәне тәртипкә китерүне эшкуар Айрат Басыйров тулысы белән үз өстенә алды. Түшәм-стеналарны йөзләргә кирәкле материал биреп, ишек-идәнне буярга сөйләшенде, мәдә­ният бүлеге хезмәткәрләренә кайтарылган күргәзмә материалларны урнаштыруны калдырды. Ә аларны тәртип­кә китереп, һәрберсенә тиешле урын табу эшен Рәиф абый үзе 10 көнләп авылда яшәп башкарды. Ниһаять, июль аенда, Фларит Фәйрушин район халкы өчен һәр ел саен Кизгәнбаш авылында бәйрәм оештыра торган көнне, район хакимияте башлыгы И. Субушев катнашлыгында музейны кабул итү, клубны ачу тантанасы булды.

Бераздан анда әби-бабай, абый-апалар, авылга ялга кайткан кунаклар килә башлады. Авылдашларына тарихи ядкәрләрне күрсәтү максатын тормышка ашыру – Рәиф абыйның куанычы да, юанычы да.

Музейда Балтач төбәге әдипләре турында ядкәрләр тупланган. ХХ гасырның икенче яртысында Батырша иҗатын җитди тикшерү­челәрнең берсе, аны бөтен СССРга халыкара фәнни дөньяга алып чыккан, аның хөрмәтенә дәүләт дәрәҗәсендә рәсми чаралар уздыруга юл ачкан Р. Әмиров әдипләребез турындагы сәхифәне дә нәкъ “Батыршаның патшага язган хаты”, аның шәхесе, иҗаты буенча үткәрелгән фәнни чаралар турында хәбәрләрдән башлый. Чурапан авылы мулласы Зыя Өммәтинең “Башкорт типтәрләренең җыр-бәетләре” китабы да бүгенге көн өчен ачыш булырлык. Әхнәф Харисов, Әбүбәкер Усманов кебек Имән авылыннан чыккан галим-әдипләрнең республиканың рухи-мәдәни үсешенә керткән өлеше дә зур. Якташыбыз – Усман авылы егете Рамил Исламовның Мисыр мәмлүкләре, гомумән, борынгы татар әдәбияты үсешенә багышланып, җитди фәнни ачыш буларак бәяләнгән хезмәтенә дә урын бирелгән монда. Бу галим-язучыларның хезмәтләре якташыбыз Р. Әмиров тикшерүләренә дә фәнни нигез бул­ган дип әйтергә мөмкин.

1990 елларда Р. Әмиров каләмдәшләре белән Башкортстан Язучылар берлегендә татар бүлеге оештыруга күп көч сала. Бүген ул – республикада яшәүче миллионнан артык татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен тасвирлап язучы әдипләрне туплаган берләшмә. Шуңа совет чоры өчен дә, бүгенгесе өчен дә бердәй кадерле якташ әдипләребез – сатирик Риф Мөхәммәтов, өлкән әдип-укытучы, ветеран Әхнәф ага Мазһаров, республика матбугатында югары зәвыклы әсәрләр бастырган Әлхәс Миндияров, шагыйрьләр Фатыйх Сайфран, Гөл Мирһади, Рәзиф Зыятдинов, прозаиклар Финә Латыйпова, Рима Вәлиеваның иҗаты турында белешмә булуы табигый.

Шулай итеп, музей материаллары, берен­чедән, районыбыздагы әдәби тор­мышның тирән тамырлы булуын, икенчедән, әдип­ләребезнең бүген дә җегәрле иҗат эшендә кайнап яшәвен раслый.

Районыбыздан чыккан әдәбият, тарих фәне белгечләренең төп фәнни әсәрләре турында белешмә бирү дә музейны бизәп кенә тормый, аңа тирәнлек тә бирә. Димәк, профессорлар Кадим абый Вәлиуллинның – XIX гасыр Русия тарихына, Фәүкать Хәсәновның – шул дәвергә караган башкорт тарихи романына, Әбүбәкер Усмановның Русия – Башкортстан мөнә­сәбәтләренә багышланган әсәрләре бүгенге авторлар өчен файдалы булачак.

Тимер Сәяповның “Ленинский комсомол Башкирии”, урыс, башкорт галимнәренең хезмәтләренә таянып, Батырша шәхесен киңкатлам укучыга башлап ачкан Наил Хаҗиев, аның эшен дәвам иткән Рәфис Шәйхәй­дәровның хезмәте, профессор Радик Сибәгатовның татар теленең Башкортстан шартларында яшәеш тарихы бүгенге һәм иртәгәсе әдипләргә менә дигән кулланма булачак.

Бу исемлеккә ярты гасыр буе “Кызыл таң” һәм башка гәзитләрдә фоторепортажлар, портретлар белән республика тарихын теркәп барган Әгъләм ага Зараев исеме дә кергән. Урынлы дип уйлыйбыз. Шулай ук Рәиф Әмировның башкорт-татар әдәбият фәнендә ачыш буларак кабул ителгән “Летопись современности” (Уфа, 1982) китабы нәкъ менә Ә. Усманов, Ә. Харисов, Р. Исламов кебек якташ галимнәребезнең ачышлары, фикерләре дәвамы булуы белән безгә кадерле.

Әлбәттә, Әхнәф Харисовның дистәләгән дәреслекләре, Әбүбәкер Усманов, Фәнис Исламовның саллы мәкаләләре, Кадим Вәлиуллинның эзләнү җимешләре бихисап. Безнең карашка, музейга куелган китаплар аларның һәрберсенең фәнни-иҗади мәсләген билгели. Моңа кадәр дә, моннан соң да бу хезмәтләргә таянып, анда әйтелгәннәрне нигез итеп алып, укучы, язучы теге яки бу дәвер турында үз фикерен булдыра ала.

Соңгы чорда авыл, төбәк, шәһәр тарихлары белән кызыксынучылар күбәйде. Тик күпчелеге тарих фәненнән ерак торган авторлар бу эшкә тотынганчы тарихчы-белгечләрнең тикшеренү нәтиҗәләренә, татар авыллары тарихын тас­вирлаучылар өчен тәкъдим ителгән кулланмаларга да игътибар итсә, эшләре нәтиҗәлерәк тә, тирәнрәк тә булыр иде. Төбәк язучылары музеенда биредәге тарихчыларга да урын бирү, безнеңчә, нәкъ шуңа ишарә булып тора да инде.

Башкорт галиме, тарихчы Мо­рат Рәмзинең китабы, гарәпчә-татарча сүзлек, борынгы кәнәфи авылыбыз кияве, хәләле Габсабир мулла бабайның сеңлесе Рәбыйга, Мишкә районы Өръяды авылы мулла­сының улы мәгърифәтче-мөгаллим Васфи Гыйльмия­ровның бүләк-истәлекләре. Ә залда шулай ук яңа буын кешесе, авылдашыбыз Әнүр Мир­хаҗев үз кулы белән эшләгән сәнгать әсәре диярлек кәнәфи, Илүзә һәм Рәфгать Әүхәтовлар бүләге – каен тузыннан эшләнгән рюмкалар, ваза, бал савыты да монда. Авылдашыбыз Гомәр Әлетдинов рәссам улы Таһир студент елларында ясап бүләк иткән портреттан Рәиф абый музейга керүчеләрне сәламләп тора.

Билгеле булуынча, 1994 елда Рәиф Әмиров, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлагач, мари халкы иҗатын өйрәнү, фәнни хезмәт язу өчен аспирантурада калдырылып, 1937 елда атарга хөкем ителгән мари шагыйре, күп проза әсәрләре, “Круг” романы авторы, Чурай авылында туып-үскән Яныш Ялкайнның исемен эзләп таба. Аның хөрмәтенә ике республика дәрәҗәсендә зур чаралар оештырыла. Үзе эшләп, гамәлгә куешкан Яныш Ялкайн исемендәге бүләккә дистәләрчә мари язучысы, җәмәгать эшлеклесе лауреат бул­ганнан соң гына 2016 елда, ниһаять, бу бүләк Рәиф Әмировка да тапшырыла. Шуның истәлеге итеп аңа якташыбыз, Тәпәреш авылы кешесе, С. Юлаев исемендәге премия лауреаты Георгий Калитов мари халкының борынгы йоласын чагылдырган рәсем, ә Мишкә район хакимияте Балтач районы белән чиктәш Сайгаш күле төшерелгән истәлекле рәсем, алтын йөгертел-гән кесә сәгате бүләк итә.

Районыбызның тарихи-мәдәни музее төзеләчәгенә шигебез юк. Һәм анда экспонатлар кирәк булачак, дигән өметтәбез.

Рәиф Әмиров исемендәге район әдипләре музеен да аерым стенд итеп оештыру кирәк булачак.

“Музей дигәннәре шулай була икән”, ди гомерендә беренче тапкыр мондый тамашага шаһит булган өлкән буын кешеләренең күпчелеге. Кайберләре хәтта, дәртләнеп китеп: “Авыл тарихы музее да ачарга була бит”, дип әйтеп тә куялар. Рәиф абый моңа шат.

– Әгәр укуны бик өнәмәгән баласын музейга алып килгән берәр ата-ана: “Әнә бит, безнең авылдан чыгып, кайларга җиткән, ниләр күргән ул. Ә син...”, дип, я аның колагын борып, я ярыйсы чеметеп алса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде”, – ди ул.
Флүзә Сабирова,

китапханәче, Р. Әмиров исемендәге

Балтач районы әдипләре музее җитәкчесе.
Читайте нас