+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 август 2019, 15:36

Узган ел 2 миллион квадрат метр яңа торак тапшырылган

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.
- Узган ел 2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу - 30 мең фатир. Агымдагы ел башыннан бу темплар саклана 12 мең фатир файдалануга тапшырылды.
Бу саннар артында без яңа торак кварталлары, мәктәпләр, балалар бакчалары күрәбез, һәм болар барысы да, беренче чиратта - мең бәхетле гаилә, аларның шатлыгы һәм бәхете. Бу безнең якташларыбызның лаеклы тормышы, һәм без барыбыз да республикада кешеләргә яхшырак һәм уңайлырак яшәү шартлары булдырыр өчен эшлибез. Тармак күрсәткечләре яхшы, шуңа да Башкортстан илдә яхшы исәптә. Бездә 11 мең төзелеш оешмасы бар. Аларда инженерлар, проектлаучылар, ташчылар, балта осталары, башка һөнәр ияләре эшли, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе фикеренчә, төзелеш тармагында һәрвакыт югары квалификацияле белгечләр, үз эшенең осталары эшләде. Алар арасында 30 Социалистик Хезмәт Герое бар.
Шул ук вакытта безгә күп кенә җитди проблемаларны хәл итәргә кирәк. Алданган дольщиклар, авария хәлендәге торак фонды һәм озакка сузылган төзелеш белән бәйле бик катлаулы мәсьәләләр бар әле. Проблемалы яңа объектлар барлыкка килүгә юл куярга ярамый. Бу тема минем аерым контрольдә.
Сыйфат турында да онытмыйча, торак тапшыру күләмен арттырырга кирәк. Мин сезнең һөнәри осталыгыгызга, компетенция һәм тәҗрибәгезгә ышанам. Безгә җитештерү куәтләрен ныгытырга һәм кадрлар әзерләргә кирәк, аларны сезнең үрнәктә дә тәрбияләргә кирәк. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас