Шушы һәм башка сорауларга җавапны "Хатын-кыз бәхете территориясе" исеме астында үткән форумда табып була иде.
Стәрлетамакта гүзәл затларыбыз өчен оештырылган Ачык академия кысаларында хатын-кызлар һәм балалар өчен осталык дәресләре, кулдан ясалган эшләнмәләрдән күргәзмәләр үткәрелде, медиклар һәм педагоглар консультацияләр бирде, бушлай матурлык салоннары эшләде.
Мәдәният сарае каршындагы мәйданда нәниләр өчен спорт-уен программасы һәм асфальтта рәсем конкурсы узды, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алды.
— Без бүген бу мәйданга уңай хис-кичерешләр алу, үзебезне яхшы энергия белән тәэмин итү өчен җыелдык, — дип билгеләп үтте Каринэ Хәбирова, форумда катнашучыларны сәламләп. — Әгәр без, хатын-кызлар, үзебезне барлык яклап та камилләштереп, шатлык белән тулыландырсак, аның белән гаиләбездә уртаклашсак, тормыш та яхшы якка үзгәрә.
Чараның кульминациясе булып халыкара дәрәҗәдә танылу яулаган коуч, социология фәннәре докторы, медицина фәннәре кандидаты, врач-психотерапевт Сергей Капицаның "Сине бәхет көтә" дигән лекция-тренингы булды. Тренер аларга ир-егетләр психологиясе һәм гаилә мөнәсәбәтләре, хатын-кызлар энергиясен саклау, яшьлек һәм матурлык серләре турында сөйләде.
Каринэ Хәбирова сүзләренчә, мондый форумны башка шәһәрләрдә дә оештыру планлаштырыла.