Салават шәһәрендә участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьларының Башкортстан Башлыгын сайлауларны үткәрүгә әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Чарада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко, Салават шәһәре хакимияте башлыгы Динар Хәлилов катнаштылар.
Илона Макаренко “Барыбыз да сайлауларга!” дигән плакатлар конкурсында җиңүче Камилә Хәлилова, Софья Фәхретдинова һәм Александр Орловка диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм илебезнең актив гражданнары булып калуларын теләде.
Илона Анатольевна Салават шәһәренең волонтерлык хәрәкәтенең нәтиҗәле эшен билгеләп үтте һәм “Шәһәрнең көче” волонтерлык берләшмәсе активистлары Эдуард Шәфыйковка, Валерия Гобәйдуллинага, Ангелина Дашкинага һәм волонтерлар хәрәкәте координаторы Евгения Ельцовага Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Илона Макаренко киңәшмәдә катнашучыларга 8 сентябрьдә булачак сайлаулар турында сөйләде һәм тавыш бирү көненә кадәр хәл ителергә тиешле бурычларны билгеләде. Аерым алганда, сайлаучылар исемлеге белән эшләүгә һәм сайлаучыларның барлык категорияләре арасында мәгълүмати-аңлату чаралары үткәрүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауларны гамәлдәге сайлау законнарына ярашлы, югары профессиональ дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.
Динар Хәлилов сайлау комиссияләренә үз вәкаләтләрен башкаруда ярдәм күрсәтү буенча эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны үткәрүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча шәһәр хакимияте тарафыннан тиешле карарлар кабул ителгән. Сайлауга әзерлек планга ярашлы алып барыла.