Михаил Горбачев соңгы ярты елда дәваханәдә ята.
Советлар Союзының беренче һәм соңгы Президенты, 88 яшьлек Михаил Горбачевның әллә күпме чире җыелган.
Аның зиһене ачык булса да, организмы нык кына бирешкән.
Шулай булса да Михаил Сергеевич илдә барган хәлләр белән кызыксынып тора икән.
"Аңа хәзер аракы эчәргә дә ярамый, сыра гына уртлый", - ди аның дуслары.