Унбиш мең сум хезмәт хакы алган кешегә каян килгән ул?
Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәре торак-хуҗалык оешмасында эшләгән урам себерүче хатынга суд 2 миллиард сум акча түләргә дигән карар чыгарган.
Бу хатын өч ел элек курьер булып эшкә урнашмакчы булган. Аңа, нотариуска барып, ниндидер документларга кул куярга кирәген әйткәннәр. Эшкә урнашасы килгән хатын шулай эшләгән дә.
Хатын эшкә дә урнаша алмаган, әмма теге кешеләр аның исеменә бер предприятие теркәгәннәр. Предприятие банктан 32 миллион доллар акча алган. Билгеле, предприятиенең "директоры" бу хакта белми дә, ул урам себерүче булып эшкә урнаша.
Бурычка акча биргән банк бөлгән, банкның бурычларын башка оешма үзенә алган. Ул банкның бурычларын кайтара башлый һәм бурыч алган предприятиене судка бирә. Предприятиенең директоры буларак, бурычны директоры, ягъни урам себерүче хатын түләргә тиеш булып чыга.
Суд, ул хатын 1,8 миллиард сум бурычны капларга һәм суд приставларына 127,4 миллион сум түләргә тиеш, дигән карар чыгара, дип яза "Интертат".
Урам себерүченең хезмәт хакы 15 мең сум икән. Хатынның ай саен ярты хезмәт хакын - 7,5 мең сумны тотып калырга дигән карар кабул ителгән. Шулай итеп, ул бурычын 259,7 мең елдан соң гына кайтара алачак.