Чәчәк кебек чагында, матур хыяллар белән янып йөргәндә...
Ярмәкәй районында коточкыч авария булган.
Бекетово - Знаменка - Исламбахты юлында “Лада Нива” белән “Фольксваген Амарок” бәрелешкән.
Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, “Нива” юл читенә чыгып очкан. Анда утырган ир белән хатын һәм 14 яшьлек кыз шул урында һәлак булганнар. “Нива”ның тагын ике пассажиры дәваханәдә.
Әле авария сәбәпләре ачыклана.