Яңавыл районының Байгуҗа авылында “Бәрсүән” дип аталган чишмә бар. Төрле вакытларда анда су юкка чыккан. Байгуҗа авылы халкы төрле елларда чишмәне тазарткан, төзекләндергән Советлар Союзы Герое Гайнанша Хәйдәршин һәм Зикаф Хуҗинны рәхмәт сүзләре белән искә ала, дип хәбәр итә “Яңавыл таңнары” гәзите.
Быел шифалы саф су чыганагы белән янә проблемалар килеп чыккан – су басымы бик түбән. Бу юлы да халык югарыдан күрсәтмә көтеп тормады, үзләре эшкә алынды.
Бу эшне нефтьче Илсур Әхмәдуллин башлады, дип сөйләделәр. Аңа Байгуҗа мәктәбе директоры Зөфәр Вәлиев, Рәиф Фәйзуллин, Финат Хәйдәршин һәм Зөфәр Манапов кушылалар, пекарня идарәчесе Рамил Закиров мотопомпа һәм генератор белән ярдәм итә, эретеп ябыштыру эшләрен Ринат Каюмов башкара.
– Бик яхшы һәм изге эш башкардылар, зур рәхмәт аларга! - ди авылдашлары.