Бу коточкыч хәл Хабаровск краенда булган.
Бер ир урманга гөмбә җыярга барган. Ләкин кайтып килгәндә аның каршысына аю килеп чыккан.
Аю аңа һөҗүм иткән, ир шунда ук һәлак булган.
Соңрак әлеге урынга аучылар килгән һәм ерткычны атып үтергән. Әйтергә кирәк, бу районда аюлар бик еш күренә башлаган икән.
Хәзер урындагы хакимият вәкилләре урманга йөрүне тыеп торырга уйлый.