+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 август 2019, 19:58

Пациент дәваханә тәрәзәсеннән килеп төшкән...

76 яшьлек хатын неврология бүлегендә булган.

Шушы көннәрдә Мәләвезнең Үзәк район дәваханәсе тәрәзәсеннән олы яшьтәге хатын егылып төшкән. Бу хакта иң элек вакыйганың шаһитлары социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Фаҗигале хәл 9 август кичендә булган. 76 яшьлек хатын дәваханәнең югары катта урнашкан неврология бүлеге тәрәзәсеннән егылган. Алынган тән җәрәхәтләреннән ул шунда ук вафат булган.
Әлеге очрак буенча тикшерү эше бара.
Читайте нас