Ләкин аны җыюны "юу" нәтиҗәсендә дус дустын үтергән.
Дүртөйле районының Семилетка авылында бер ир, бакча йортында танышымның үле гәүдәсенә тап булдым, дип полициягә килә. Ләкин тикшерү барышында нәкъ аның 47 яшьлек кунагын үтерүе ачыклана.
Тәүдә ике ир тыныч кына слива җыя. Аннары спиртлы эчемлекләр белән шушы эшне "юып" җибәрергә булалар. Шул вакытта чыккан бәхәс сугышка әйләнә, торак хуҗасы кунагына 13 тапкыр пычак чәнчә.
Аннары ул, полициягә шалтыратып, йортында үлгән кешегә юлыгуы турында әкият сөйләп маташа. Ләкин дәлилләр аны җинаятен танырга мәҗбүр иткән.