Бу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган.
Бу фаҗига Словения вәкиле аркасында булган. Ул йөк машинасында барган, ике машина арасындагы тиешле дистанцияне тотмаган һәм джип машинасын артыннан бәрдергән.
Нәтиҗәдә, джип алдагы машинага килеп менгән һәм каршы як полосага чыгып очкан.
Анда аңа микроавтобус килеп бәрелгән. ЮХХДИ хезмәткәрләре йөк машинасы водителен тоткарлаган.
Джип машинасында барган гаилә шунда ук үлгән. Анда ике яшь бала да булган.
Шулай ук, автобус пассажирлары да зыян күргән. 3 яшьлек баланың аягы берничә урыннан сынган. Аны Мәскәү дәваханәсенә озатканнар.