+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Августа 2019, 11:06

Архангельдә подъездлар һәм ихаталар ремонтлана

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров һәр эш сәфәрендә шәһәр һәм район үзәкләрендә подъездларны комплекслы ремонтлау һәм ихаталарны төзекләндерү барышы белән таныша. Архангель районында да шулай булды.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров һәр эш сәфәрендә шәһәр һәм район үзәкләрендә подъездларны комплекслы ремонтлау һәм ихаталарны төзекләндерү барышы белән таныша. Архангель районында да шулай булды.
Архангель авылының Ворошилов урамындагы ике йортта яшәүчеләр технологияләрне бозып салынган торакта түбәдән су ага дип зарланды.
Алар, шулай ук, Радий Хәбировтан ишегалларын "Башкортстан ихаталары" программасына кертүне һәм спорт мәйданчыгы төзүдә ярдәм итүне сорады. Республика җитәкчесе бу атнада районга республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарларының берсе йортларның торышын, шул исәптән йорт түбәләрен дә тикшерү өчен киләчәген билгеләп үтте.
- Быел - түбәне ремонтларга, ихаталарны һәм спорт мәйданчыгын киләсе елга программага кертергә кирәк, әмма көзен халык белән киңәшләшеп, биредә нәрсә һәм ничек төзекләндерелергә тиешлеге турында аларның фикерен белергә кирәк, - дип йөкләмә бирде район башлыгына Радий Хәбиров.
Йортта яшәүче өлкәннәрнең берсе, 76 яшьлек Алевтина Карпова республика җитәкчесенә үзе утырткан һәм карап торган чәчәкләр түтәлен күрсәтте. Радий Хәбиров фикеренчә, гражданнарның мондый башлангычы хупланырга тиеш һәм әлеге йортлар янында матур, төзекләндерелгән ишегалды киләсе елда һичшиксез барлыкка киләчәк дип белдерде.
Совет урамында республика җитәкчесе төзекләндерелгән подъездларның берсенә керде, шулай ук, халык белән аралашты, алар аңа игътибары һәм шушындый үзгәртеп корулар башланган өчен рәхмәт белдерде.
Быел Архангель авылында биш подъезд ремонтлана. Бер подъездны ремонтлауның иң чик бәясе - 129 мең сум.
Читайте нас