Русиядә иске машинада йөрүне тыярга уйлыйлар.
Дәүләт думасының Икътисади сәясәт һәм сәнәгать комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Русия Сәнәгать һәм сәүдә, Транспорт министрлыкларына иске машиналарда йөрүне тыярга кирәк, дип хат җибәргән.
Ул хат билгеле бер срокта файдаланылып, искергән автомашиналарның юлга чыгуын закон тарафыннан тыюны таләп итә, дип яза "КоммерсантЪ". Сүзнең нинди машиналар турында барганлыгы әлегә билгеле түгел.
Әлеге министрлыклар исә иске машиналардан, яңаларын алганда, матди кызыксынучанлык чаралары ярдәмендә арындыру яклы икән. Искесен тапшырасың да, акчалата ташлама аласың.
Илдә иске машиналарны тыю турында әлегә законнар юк. Бары тик мәктәп автобусларының яше ун елдан артмаска тиеш дигәне генә бар. Анысы 2020 елдан көченә керәчәк.