+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 август 2019, 06:18

Авылга көтүе белән кабаннар килгән

Кыргый җанварлар, кешеләрдән һич курыкмыйча, урамнар буйлап ризык эзләп йөргән.

Илеш районының Ишкар авылына көтелмәгән кунаклар килеп төшкән. Авыл урамнарында бер көтү кабан йөргән. Бу хакта "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Кабаннар, кешеләрдән һич курыкмыйча, урамнар буйлап ризык эзләп йөргән. Әлбәттә, бу күренеш авыл халкын куркуга салган. Алар бигрәк тә балалар өчен хафалана. Ни дисәң дә, кабан - агрессивлыгы белән дан казанган җанвар.
Авыл халкы белдерүенчә, кабаннар Ишкар урманчылыгыннан килгән. Алар анда еш күренә, авылга моңа кадәр дә килгән булганнар.
Читайте нас