Кыштырдау ишетеп, ханым уянган һәм фатирны актарып йөрүче элекке ирен күреп, ачы тавыш чыгарган. Низаг вакытында ир, кызып китеп, хатынны балконнан урамга ыргыткан. Шау-шуны ишеткән күршеләре ярдәмгә ашыккан. Нәкъ менә алар күп җәрәхәтләр алган ханымга табиблар чакырткан. Ә котырынган ир-егетне полициягә тапшырганнар. Әйткәндәй, ул салмыш булган. Ни чыкса да, шул эчкән адәмнән чыга инде...