+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 август 2019, 08:36

Изге гамәлдән читтә калмыйк!

1 cентябрь, Белем көнен каршылап, Русия почтасы бик мәрхәмәтле акция игълан иткән. Аның кысаларында һәр кеше балалар социаль учреждениеләренә уку кирәк-яраклары, каләм, ручка, акварель буяулары һәм башкалар салынган посылка җибәреп, ярдәм күрсәтә ала.

Балалар өчен кирәкле әйберләр җыелмасы почта бүлекчәләрендә әзерләп куелган. Аларны тулыландырырга теләүчеләр шунда ук башка кирәк-яракларны да сайлый ала. Почта бүлекчәләрендә изге күңелле кешеләрнең ярдәмен көтүче социаль учреждениеләрнең исемлеге, адресы да бар. Шул ук вакытта посылкаларны республика территориясендә урнашкан учреждениеләргә генә түгел, илебезнең башка төбәкләрендәгеләренә дә җибәрергә мөмкин. Изге гамәлдән читтә калмыйк, дуслар!
Читайте нас