Бу хәл Юлык авылы янындагы Җилем елгасында булган. Бетон күпергә ремонт ясалу сәбәпле, биредә агачтан ясалганын куйганнар. Сыерлар шул күпер яныннан суны кичеп чыга торган булган. Яңгырлардан соң елгада су күтәрелү сәбәпле, сыерларны агым шул күпер астына алып кереп киткән һәм алар шуннан чыгалмаган.