Русиядә былтыр биш ана 17 яшендә бишенче баласын тудырган!
Илнең кайбер төбәкләрендә бу күренеш норма исәпләнә, ди Югары икътисад мәктәбенең Демография институты директоры Анатолий Вишневский.
Шулай ук, былтыр 12 яшьлек дүрт кыз әни булган, 13 яшьлек үсмерләр 34 бала тудырган, 14 яшьлек 190 кыз — беренче, дүртесе икенче балага гомер биргән.
Русиядә 16 яшьтә бала җенси өлгергән дип исәпләнә. Шушы яшькә җитмәгән кызлар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.