+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 август 2019, 18:53

Благовещенда 22,5 миллион сумга "Башкортстан ихаталары" төзекләндерәчәк

Быел Благовещен районында 50 подъездны комплекслы ремонтлау планлаштырылган. Ремонт эшләренең подрядчысы - "Уралнефтьспецмонтаж". Эшләрне график буенча 1 сентябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Быел Благовещен районында 50 подъездны комплекслы ремонтлау планлаштырылган. Ремонт эшләренең подрядчысы - "Уралнефтьспецмонтаж". Эшләрне график буенча 1 сентябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Быел Благовещенда "Башкортстан ихаталары" республика программасы кысаларында биш ихата территориясе төзекләндереләчәк. Бу эшләргә 22 миллион сумнан артык акча тотынылачак. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең эш сәфәре барышында Демьян Бедный урамындагы бер ихатага керде, анда төзекләндерү эшләре барышын тикшерде һәм халык белән аралашты.
Төбәк җитәкчесе фикеренчә, эшләр башланыр алдыннан төзекләндерү эшләре планлаштырылган йортларда яшәүчеләрнең фикерен белү мөһим. Ләкин шул ук вакытта яшәүчеләр үзләре дә үзара килешә, алар өчен иң мөһиме — уңайлы балалар мәйданчыгы, яки парковка урыннары күбрәк булуын хәл итә белергә тиешләр.
15 августка булган мәгълүматларга караганда, Благовещенда ихата территорияләрен капиталь ремонтлау 75 процентка башкарылган.
Районда, шулай ук, Ильина-Поляна авылында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган мемориалны төзекләндерү эшләре бара.
Читайте нас