+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 август 2019, 07:51

Эсселек нәтиҗәсендә 23 кеше үлгән

Тагын да 1465 кеше дәваханәгә эләккән.
Июль азагында Япониядә көчле эсселек урнашты. Илнең кайбер районнарында температура +39°C җитә. Токио медицина ярдәме кирәк булган кешеләр саны буенча илдә алда бара. Бу вакыт эчендә андагы дәваханәләргә 1465 кеше эләккән.
Зыян күрүчеләрнең яртысыннан артыгы - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, аларга эссене күчерү кыенрак. Хакимият гражданнарны үз-үзләрен сакларга: күбрәк су эчәргә, баш киемнәре кияргә һәм урамда мөмкин кадәр азрак вакыт үткәрергә чакыра.
Аномаль эссе һава торышы Япониягә яңгырлар сезоныннан соң килгән.
Аллаһ сакласын, бездә шулай була күрмәсен!
Читайте нас