+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 август 2019, 06:14

Күмертауда әзерлек ничек?

Күмертау шәһәр округы территориаль сайлау комиссиясе участок комиссияләре рәисләре, урынбасарлары һәм сек­ре­тарь­лары белән киңәшмә үткәрде. Анда ко­мис­сия әгъзалары участок сайлау комиссияләре эше башланганнан соң беренче чиратта башкарылачак чаралар турында фикер алыштылар.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Михаил Подковко комиссияләрнең беренче утырышларын әзерләүгә һәм комиссия әгъзалары тарафыннан оператив рәвештә каралырга тиешле мәсьәләләргә, шулай ук участок сайлау комиссиясе әгъзалары арасында вазыйфаларны бүлүгә аерым игътибар бирде. Участок комиссияләре рәисләре игътибарына Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең комиссияләр эшен көйләүче карарлары җиткерелде. Киңәшмәдә, шулай ук, участок комиссияләре урнашачак биналарны һәм бүлмәләрне әзерләү, шул исәптән технологик һәм компьютер җиһазлары, телефон элемтәсе белән тәэмин итү, урнашу урыны буенча гаризалар кабул итү пункты операторының эш урынын әзерләү, биналарның керү төркемендә элмә такталарны һәм календарьларны дөрес урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Комиссия секретаре Рәзилә Иванова сайлауларны оештыручыларны участок комиссияләренең эш башкару тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Комиссия рәисе урынбасары Сергей Дзема республика Үзәк сайлау комиссиясе карары белән билгеләнгән сайлау гамәлләренең тәртибе һәм сроклары турында сөйләде.

Чара ахырында территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас