Бүген Благовещенга эш сәфәре барышында Радий Хәбиров шәһәр буасын да карады.
Район хакимияте башлыгы Олег Голов муниципалитетның бу территорияне төзекләндерү буенча планнары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы "Уникаль су объектларын саклап калу" федераль проекты конкурсында катнашуга гариза формалаштырган.
Инженерлык эзләнүләренә карата уңай экспертиза бәяләмәсе бар. Проект документлары хәзер дәүләт экспертизасы уза, аның нәтиҗәләре 15 декабрьдә билгеле булырга тиеш. Әгәр барысы да әйбәт узса, беренче субсидияләр 2021 елда ук килергә тиеш. Проектның бәясе 110 миллион сум тора. Буаның мәйданы 40 гектарга якын һәм ул Благовещен арматура заводы балансында.
"Буаны благовещенлылар бик ярата. Әмма ул бик каралмаган. Муниципалитетның һәр башлыгына кабатламыйм – шәһәрлеләрнең ял итү урыннарын тәртипкә китерегез. Без бит үз тәҗрибәбез буенча яхшы беләбез: әниләрнең балалары белән (калганнарының да) матур урында йөрү мөмкинлеге бар икән — аларның кәефләре күпкә яхшыра, барысын да икътисадка гына бәйләп калдырып булмый бит. Буаны тәртипкә китерергә булышырбыз, һәр муниципалитетта да шундый матур почмак булсын", — дип язды Радий Хәбиров, Благовещен шәһәр буасын карап чыкканнан соң, социаль челтәрләрендә.