+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 август 2019, 06:16

“Сабитов”та – көйле, Яңа чишмәдә – зарлы

Кичә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Архангель районында булды. Иң тәүдә ул Березовка авылындагы “Сабитов” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты.

Кичә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Архангель районында булды. Иң тәүдә ул Березовка авылындагы “Сабитов” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты.


Аңа 2016 елда нигез салынган. Хуҗалык фермасында 380 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 200 савым сыеры һәм 25 ат бар. Хуҗалыкның 320 гектар җирен бөртекле культуралар, тагын 150 гектарны күпьеллык үләннәр били. Биредә ит продукциясен эшкәртү цехы эшли, анда 14 төр ярымфабрикат җитештерелә. Радий Хәбиров продукциянең кайда сатылуы һәм аның сәүдә маркасы булу-булмавы турында сорашты.

Хуҗалык идарәчесе Шамил Латыйпов сүзләренә караганда, аларның Архангель авылында ике сәүдә ноктасы бар, өченчесен ачу планлаштырыла. Шулай ук, продукцияне Уфа базарына да чыгарырга ниятлиләр.

Хезмәткәрләр белән аралашканда Радий Хәбиров эш шартлары, мәктәпнең кайда урнашуы һәм медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге белән кызыксынды.

Аграрийлар мәктәпнең күрше авылда булуы, табибларга алар район үзәгенә йөрүләре, ашыгыч ярдәм чакыртуда проблемалар булмавы турында белдерде.

Арытаба төбәк җитәкчесе Яңа Чишмә авылында 62 ел элек төзелгән фельдшер-акушерлык пунктында булды. Архангель районы хакимияте башлыгы Илшат Әминев республика җитәкчесенә бинада беркайчан да ремонт үткәрелмәве турында әйтте. Бина мич белән җылытыла, моңа бәйле табиблар яңа туган сабыйларны өйләрендә кабул итәргә мәҗбүр.

Радий Хәбиров, быел яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасын проектлау башланачагын һәм киләсе елда ул файдалануга тапшырылачагын белдерде.

Аралашу вакытында авыл халкы автобус йөрмәве, юллар, газ, Интернет булмавы, мобиль элемтәнең, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануның начар булуына да зарланды.

Радий Хәбиров белдерүенчә, 1 сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләре дә бердәм менюга күчәчәк. Төбәк җитәкчесе шулай ук биредә ашату сыйфатын тикшерү өчен контроль идарәсе вәкилләрен җибәрәчәген әйтте.

2 сентябрьдән авылга район үзәгеннән “Башавтотранс” автобусларының берсе йөри башлаячак. Шулай ук газ һәм Интернет буенча мөрәҗәгатьләр дә каралачак.

Архангель авылының “Яшьләр” микрорайонында шәхси торак төзелеше актив алып барыла. Биредә барлыгы 222 җир участогы бүленгән, шуларның 130ына төзелешкә рөхсәт бирелгән. Район хакимияте башлыгы Илшат Әминев сүзләренә караганда, микрорайонның төп проблемаларыннан берсе — юл булмау. Гомум озынлыгы 6,2 чакрым булган юлның проект-смета документациясе әзер. Төзелеш-монтажлау эшләре бәясе 110,9 миллион сум тәшкил итә. Муниципаль юл фондының үз акчалары гына җитми.

Районда килеп туган хәлдән чыгу юлын – юлларны ремонтлау техникасы сатып алуда күрәләр.

Радий Хәбиров, республика бу мәсьәләдә районга ярдәм итәчәк, дип белдерде. “Яшьләр” микрорайонында, һичшиксез, юл төзеләчәк, ә юл техникасын сатып алу мәсьәләсе хөкүмәт дәрәҗәсендә каралачак.
Читайте нас