+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 август 2019, 20:01

Участокларга дәгъва юк

Моны махсус комиссия ачыклады

Әлшәй районында сайлауларга әзерлек тулы куәтенә бара. Бердәм тавыш бирү көнендә төбәктә 49 сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда район буенча тавыш хокукына ия булган 32 меңнән артык кеше катнашуы көтелә.
Мөһим кампаниягә әзерлекне тикшерү максатында, территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау участокларында булып, төп игътибарны тавыш бирү урыннарының хәвефсезлегенә юнәлтте. Шул ук вакытта, участокларның элемтә чаралары, технологик җиһазлар белән тәэмин ителүе дә тикшерелә.
Комиссия составына полиция, гадәттән тыш хәлләр буенча идарә хезмәткәрләре дә кертелгән, алар үз өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләрне ачыклый. Атап әйткәндә, янгынга каршы чараларга зур игътибар бирелә.
Төбәктәге сайлау участокларының барысы да, законга ярашлы, биналарның беренче катында урнашкан, 33 участокта пандуслар булдырылган. Сайлау участоклары, нигездә,(23е) мәгариф учреждениеләрендә урнаштырылган. Комиссия әгъзалары билгеләвенчә, тавыш бирү урыннары сайлауларга әзер.
Читайте нас