"Антидилер" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасында катнашучылар ай ярым эчендә Уфада алкоголь, тәмәке, психотроп матдәләр белән законсыз сәүдә итүче нокталарны ачыклау буенча 44 рейд үткәрде. Бу хакта Instagram социаль челтәрендә проект авторы, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Носов хәбәр итә.
- 32 кибеттә законсыз рәвештә алкоголь сату расланган, хуҗаларыннан 592 берәмлек алкогольле продукция алынган һәм 600 мең сумнан артык штраф салынган, - ди ул.
Шулай ук, тикшерүләр вакытында алкоголь, тәмәке, антисептик медицина чарасы флаконнары, авыр наркотик, шул исәптән каты хәмер әзерләү өчен җыелмалар да табылган.
1071 данә антисептик медицина чарасы флаконнары, 8350 акциз маркасыннан тыш, контрафакт тәмәке тартып алынган. Бер наркоаптека ачыкланган.
Сәүдә ноктасының берсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттыру мәсьәләсе карала.
Уфаның Орджоникидзе һәм Киров районнарында закон бозу очраклары аеруча күп теркәлгән. Дмитрий Носов Instagram челтәрендә яздырган видеосында Радий Хәбировка әлеге мәсьәләне контрольгә алу үтенече белән мөрәҗәгать итә.