82 яшьлек пенсионер 60 ел элек дөнья күргән хөкем карарына каршы көрәшә
Бу хәл моннан 60 ел элек башланган. 1959 елның 17 июлендә Миякә районында канлы вакыйга була: бер бәдбәхет өч хатынны балта белән тураклап үтерә. Гаепне күршеләре 22 яшьлек Фәтхулла Исхаковка ябалар.
Суд мәгълүматлары буенча, Фәтхулла исерек килеш Рәхмәтуллиннарга кергән һәм, сәкедә йоклап яткан хатыннарны күреп, аларны үтерергә карар иткән. Аннары һәрберсен балта белән чапкалап өенә кайтып яткан...
Фәтхулланың пинжәгендә кан таплары табыла. Моңа авылдашларының Исхаковны шул төнне Рәхмәтуллиннар йорты янында күрдек, дигән күрсәтмәләре өстәлә. Җинаятьнең сәбәбе — үч алу. Эш шунда, 1956 елда Исхаков берничә егет белән Рәхмәтуллиннар ихатасыннан бал урлауда гаепләнеп, хөкем ителә. Ул ел ярым утырып та чыга, ләкин вакытыннан алда азат ителә. Шуның өчен ул Рәхмәтуллиннарга ачу саклаган, янәсе. Хәлне үтерү булган көнне Исхаковның, чыннан да, исерек булуы да катлауландыра.
Суд аны 15 елга хөкем итә. Ул шуның 13 елын утырып чыга. Ничек кенә тырышмасын, төрмә көчле рухлы кешене сындыра алмый. Фәтхулла 35 яшендә төрмәдән чыгып, ярыйсы тормыш кора, белем ала, геофизика өлкәсендә инженер булып эшләп хаклы ялга чыга, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Төрмәдә утырганда аның хатыны үлә, чыккач, икенчегә өйләнә, балалар, оныклар үстерә, хәзер инде оныкларының балалары бар. Барысы да әйбәт кебек, ләкин гаепсездән гаепле булу, кеше үтерүче исемен күтәрү тынгы бирми, таш булып күңелендә ята...
Ул 60 ел дәвамында үзенең гаепсез икәнен дәлилләргә тырыша. Соңлап булса да шаһитларның да намусы уяна. Исхаковка каршы ялган күрсәтмә бирүләрен таныйлар. Баксаң, ул елны аларны куркытып, булмаганны сөйләргә мәҗбүр иткәннәр икән.
Кыскасы, яңадан ачылган мәгълүматлар буенча, 1990 елда яңа җинаять эше кузгатыла. 2012 елда исә чын җинаятьче табыла. Сәетбатталов фамилияле авылдашлары гаебен танып килә. Җинаять, чыннан да, үч алу максатында кылынган була. Әлеге ир үтерелгән Мәрьям Рәхмәтуллинадан җавапсыз мәхәббәте өчен үч ала...
Шушыларны исәпкә алып, 2015 елда республика прокуроры Югары судка заключение җибәрә һәм ул каралырга тиеш була. Ләкин соңыннан документны кире кайтаралар. Дүрт шаһитның күрсәтмәсе ялган дип таныла, шуның нигезендә Миякә район прокуроры производствоны туктату турында карар чыгара.
Быел Исхаков яклаучылары белән шушы постановлениегә карата шикаять бирә, шулай ук 1959 елның хөкем карарын юкка чыгаруларын һәм үзенең аклануга хокукын тануларын таләп итә.
Суд утырышы 19 июльгә тәгаенләнгән иде. Ләкин бу көнне Югары суд шикаятьне карамады. Утырыш барышында Фәтхулла Исхаковның хәле кинәт начарайды, аны ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә алып киттеләр.
Утырыш 7 августка күчерелгән иде. Һәм менә яңалык. Республика Югары суды Президиумы приозводствоны туктату турында карарны законсыз дип танып, 1959 елгы хөкем карарын юкка чыгармаган.
— Чираттагы тапкыр суд үзенең йөзен күрсәтте. Президиум хөкем карарын юкка чыгару турында карар кабул итмәде. Аны Мәскәү карамагына калдырды. Димәк, Исхаковны реабилитацияләү тагын ике-өч айга кичектерелә. Бүгенге карарга Русия Югары судына шикаять бирергә туры килер. Исхаковның акланачагы исә бәхәссез. Бер шик тә юк, — ди Фәтхулланың адвокаты Виталий Буркин.
Алтмыш елга сузылган канлы вакыйгага һаман нокта куелмаган. Гаепсез кеше һаман үтерүче исемен күтәреп йөри.
— Үзем яшисен яшәдем, гомер ничек тә үтте. Балалар, оныклар кызганыч. Алар үтерүче варислары булырга тиеш түгел, — ди Фәтхулла абый Исхаков.