Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидатның ышанычлы вәкилләренең вәкаләтләре нинди, алар кайчан һәм нинди срокка билгеләнә? Әлеге сорауларга Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат ГАДИЛОВ җавап бирә.
– Ышанычлы вәкилләрне кем билгели?
– Аларны теркәлгән кандидат билгели. Ышанычлы вәкилләрне билгеләү кандидатның вазыйфасы түгел, ә хокукы булып тора, ягъни ул ышанычлы вәкилләрне билгеләү яки билгеләмәүне үзе хәл итә һәм алар арасында вәкаләтләрне бүлә. Башкортстан Башлыгы вазыйфасына теркәлгән кандидатның 150гә кадәр ышанычлы вәкиле булырга мөмкин. Ышанычлы вәкилләр сайлауларны оештыручы сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлә. Моның өчен кандидат комиссиягә ышанычлы вәкилләрне билгеләү турында, гражданнарның үзләре турында гаризасы белән бергә, язма гариза тапшырырга тиеш. Ышанычлы вәкилләр сайлау комиссиясендә таныклык ала. Кандидатларның ышанычлы вәкиле булып кандидатлар, дәүләт яки сайланган муниципаль идарә вазыйфаларын биләүчеләр, җирле хакимият башлыклары, сайлау комиссияләре аппаратлары хезмәткәрләре тора алмый. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ышанычлы вәкил вәкаләтләрен үтәү чорында хезмәт вазыйфаларыннан азат ителгән очракта ышанычлы вәкил итеп билгеләнергә мөмкин.
– Ышанычлы вәкилләр нинди вәкаләтләргә ия?
– Алар үзен билгеләп куйган кандидат файдасына агитация эшчәнлеген алып баралар. Моннан тыш, ышанычлы вәкил сайлау комиссиясенең барлык утырышларында да катнашырга, шулай ук сайлаучыларның тавышларын санаганда һәм участок, территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан сайлаучылар исемлекләре, бюллетеньнәр, тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәләр һәм җыелма таблицалар белән эш башкарганда катнашырга хокуклы. Тавыш бирү көнендә ышанычлы вәкил сайлау участокларында эшли башлаганнан бирле һәм югарыдагы сайлау комиссиясе тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәне кабул итү турында хәбәр алынганчы катнашырга хокуклы. Шул ук вакытта ышанычлы вәкил күзәтүче вәкаләтенә ия түгел.
– Аларның вәкаләтләре ничек туктатыла?
– Ышанычлы вәкилләрнең вәкаләтләре кандидат карары буенча яисә аларны билгеләгән кандидатның статусын югалту белән бергә туктатыла.
Ышанычлы вәкил үз инициативасы белән теләсә кайсы вакытта үзенә тапшырылган таныклыкны кире кайтарып һәм аны билгеләп куючы кандидатка хәбәр итеп, ышанычлы вәкил вәкаләтләрен үзеннән төшерергә хокуклы. Ышанычлы вәкилләрне чакыртып алу һәм үз вәкаләтләрен туктату турында мәгълүмат сайлау комиссиясе тарафыннан бастырыла.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.