Омск өлкәсендә тайгада югалган өч яшьлек малайны йөзләрчә кеше эзләде.
Бала ике көн һәм ике төн дәвамында куе урманда адашып йөргән. Аны кичә таптылар.
Җылы җәймәгә төрелгән баланы әти-әнисенә тапшырганнар. Волонтерлар елаша, бер-берсен кочаклый. Сабыйны әти-әнисе белән күрештергәннән соң, табибларга тапшыралар, дип яза "Интертат".
"Барыгызга да бик зур рәхмәт", - ди Степан Бархатов - нәни Коляның әтисе.
Татьяна Филлипова исемле волонтер да күз яшьләре аша елмая. Коляның кепкасы табылгач, малай якында булуын аңлап алалар. Тиздән бала үзе дә тавыш бирә. "Без үзебез дә кычкырдык. "Улым", дип дәштем. Ул "әни, әни", диде", - дип сөйли "Лиза Алерт" төркеме катнашучысы.
"Ул тездән сазлык эчендә басып тора. "Әни", дип кычкыра. Барыбыз да ишетеп алдык, йөгереп бардык, кулыбызга алдык, машинага кадәр күтәреп илттек, ашыгыч ярдәмгә кадәр китердек", - дип сөйли волонтерлар.
- Ашыгыч ярдәм машинасында Коля сөйләшә башлады, ашап алды. Табиблар аның хәлен уртача катлаулылыкта дип бәяләде, - дип сөйли алар.
13 августта Коля Бархатов әтисе һәм әнисе белән машинага утырып, урманга җиләккә бара. Әти-әнисе 15 минутка китеп торган арада, бала югала. Сабыйны эзләп тапмагач, коткаручылар чакыралар. Нәни малайны 35 сәгать дәвамында полиция, коткаручылар, волонтерлар - 700ләп кеше эзли. Алар куе урманны җентекләп эзләп чыга. Күктән вертолет, җирдән этләр дә баланы эзләшә.
Хәзер бала реанимациядә, аны тиздән гомум палатага чыгарачаклар. Бала анасы белән. Әгәр кыенлыклар килеп чыкмаса, ул иртәгә үк өенә кайтачак.