Мәләвез шәһәре дәваханәсенә җитди тән һәм бит пешүләре белән 24 яшьлек ир-атны китергәннәр. «Башкортостан» телерадиокомпаниясе мәгълүматлары буенча, ике исерек ир танышлары белән әрләшкән, ә аннары баллоннан дихлофос сиптереп, ут төрткән.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, шәһәр дәваханәсеннән Мәләвез буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының кизү частенә ир-атның пешүе турында хәбәр килгән.
«Хәзерге вакытта тән җәрәхәтләре алу сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү үткәрелә», - дип аңлатты ведомство вәкиле.