+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Августа 2019, 07:00

Танышын тимер юлына ташлаган

Һәм поезд килгәнче тотып торган.

Һәм поезд килгәнче тотып торган.
Бу җинаяте өчен Башкортстанның 35 яшьлек кешесе тиздән хөкем алдына басачак.
Былтыр октябрьдә ике ир Белорет районында “Белорет - Укшук” станцияләре арасында сыйланып утыра. Аннары шешәдәшләр арасында бәхәс чыга һәм әлеге ир танышын үтерергә карар итә. Ул аны тимер юлы колеясына яткыра да поезд килгәнче шулай тотып тора.
Локомотив бригадасы әгъзалары, юлдагы хәлне күреп, тиз генә тормозга басса да, ара якын булу сәбәпле, фаҗигане булдырмый кала алмыйлар. Ир алынган җәрәхәтләрдән җан бирә.
Бу җинаятьне тикшерү төгәлләнгән, ул судка җибәрелгән.
Читайте нас