Бу эш буенча хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.
Республика башкаласында суд приставы булып эшләүче ир иртән үзенең машина капоты өстендә үтерелгән тавык гәүдәсен һәм күзләре кисеп алынган үзенең фотосын тапкан. Мондый “бүләк”тән соң ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Тишерү эше башланган.
Әгәр мондый гамәл белән кемнеңдер суд приставы гомеренә куркыныч белән янавы ачыкланса, җинаять эше кузгатылачак. “Шаяру” гына булса, хулиганлык өчен шраф түләттереләчәк.
Яз көне бу суд приставына пычак тоткан фил рәсеме төшкән сурәтне дә конвертка салып ташлап киткән булганнар...
Күрәсең, суд приставына үчле бурыч түләүчеләр нишләргә белмидер...