+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 август 2019, 07:30

Әтисе белән әнисе әбисен үтергән

Бу хәлне үсмер кызлары күреп торган.

Бу хәлне үсмер кызлары күреп торган.
Мәскәү өлкәсенең Воскресенский районында 2009 елның апрелендә 53 яшьлек хатынны буып үтерәләр. 16 яшьлек кыз бала әбисен үтергәнне күреп тора. Аның әнисе үзенең әнисен - кызның әбисен буып үтерә. Башта алар аналы-кызлы талашалар, шуннан соң үсмер бала каршында җинаять кылына. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.
"Кухняга хатыным атылып чыкты. "Мин аны үтердем", - ди. Буып үтергән. Мин әбине тыңлап карадым, көзге куеп карадым - сулыш алмый иде, йөрәге туктаган", - дип сөйли гаилә башлыгы.
Гаилә башлыгы моңарчы хөкем ителгән кеше була. Ул бу җинаять өчен дә җавап бирергә кирәклеген яхшы аңлый. Шуңа күрә ир белән хатын мәетне яшерергә карар кыла. Әбинең мәетен ишегалдына алып чыгалар, такталар белән уратып алалар һәм бензин сибеп ут төртәләр. Әбинең җәсәден зиратка илтәләр һәм җиргә күмеп куялар.
Аннары полициягә хәбәр итәләр. Ун ел буе ханым хәбәрсез югалган кеше булып исәпләнә. Күптән түгел кыз барысын да сөйләп биргән...
Читайте нас