+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 август 2019, 06:05

Пугачевага "15 сутка" яный

Алла Пугачевага унбиш тәүлеккә изоляторга утыру яный. Аның банктагы хисапларына да арест салулары ихтимал.

Алла Пугачевага унбиш тәүлеккә изоляторга утыру яный. Аның банктагы хисапларына да арест салулары ихтимал.
Былтыр аңа карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән булган. Хокук бозу җырчының Малые Бережки бистәсендәге йорты белән бәйле.
Коттедж биек тимер койма белән уратып алынган. Биредәге түрәләр сүзләренчә, әлеге койма башка бакчачыларга елга янына килергә комачаулый.
Алла Пугачева исеменә 3 мең сум штраф салганнар. Җырчы аны түләмәгән, хәзер штраф 6 мең сумга җиткән. Әгәр Алла Пугачева бу бурычын түләмәсә, аның хисапларына арест салыначак, дип яза "Инетртат.ру" РЕН ТВга сылтанма белән.
Җитмешкә җиткәндә җир бүлү турында түгел, аның үзеңә тиешле 2 метры турында уйлап, комсызланмый башларга вакыт җитми микән? Күрәсең, юк...
Читайте нас